'Язмыш микән безне очраштырды...' Әнгам Атнабаев

preview_player
Показать описание
Язмыш микән безне очраштырды, —
Юлларыбыз килеп кисеште,
Күзләребез меңнәр арасыннан
Берсен-берсе табып күреште.

Мин барлыгын син бит белми идең,
Син барлыгын мин дә белмәдем;
"Яратам" дип миңа әйтмәдең син,
Мин дә сиңа "сөям" димәдем.

Үз юлыңнан кабат китеп бардың,
Дәвам иттем мин дә юлымны;
Саубуллашкан чакта кыялмадым
Кысарга да хәтта кулыңны.

Ә йөрәктә нидер торып калды:
Сүнәр очкын,янар ут микән?
Очрашырга сүз дә куешмадык,
Очрашырбыз микән,юк микән?

✨#тукайКызы #татарчаПоэзия 💖
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Бик матур укыйсын шигырьлэрне. Афарин! 👏👏👏

ИлидаАрсланова
welcome to shbcf.ru