'ТУГАННАР' Туганлыкны саклап, атлыйк бергә гомер үренә. Видео Нусратуллина Ф.Г.

preview_player
Показать описание
Без - туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап
Атлыйк бергә гомер үренә.
Бармак арасына ит үсми ул,
Читләр генә безне чит итә.
Бер - береңә терәк, кирәк булып
Яшәүләргә җирдә ни җитә?!
Бәхеттә дә, кайгыда да кеше
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Рекомендации по теме
welcome to shbcf.ru