filmov
tv
Полиглот - Яшь

Показать описание
“Яшь” сүзе – бик күп төрле мәгънәләргә ия. Әлеге татар сүзен тикшерә башлагач, аның гадәттән тыш кызыклы яклары ачыла. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә “яшь” сүзенең «Балигъ булмаган, җитлекмәгән; бала яшендәге; тәҗрибәсез, яңа» кебек мәгънәләре теркәлгән. Аның, шулай ук, «Кеше, үсемлек һәм кайбер хайван гомеренең бер елы; гомернең билгеле бер чоры» кебек мәгънәләре дә бар.
«Елаганда, бик нык дулкынланганда яки көчле авыртудан күздән бүленеп чыга торган төссез, үтә күренмәле тозлы сыеклык» мәгънәсендә йөргән “яшь” сүзе исә.. бу сүзлектә дә, башка сүзлекләрдә дә аерым урнаштырыла. Гарәп телендә күз яше - дәмгъ. Габдулла Тукай “Киңәш” дип исемләнгән шигырендә балаларның күз яшенә карата “тәмле” сыйфатын куллана. Анда мондый юллар бар: Утыр аулакка, кайда һич кеше юк, Сабыйдай тәмле-тәмле күз яше түк.
«Борынгы төрки сүзлектә» дә “йаш” сүзе төп өч мәгънәгә аерып каралган. Шуларның берсен, мәсәлән, "яшь ит" сүзендә күрәбез (ягъни, яңа суйган ит - русча свежее мясо).
Р.Әхмәтьянов “яшь” сүзенең төрле-төрле мәгънәләре арасындагы уртак якларны һәм генетик багланышларны ачыклый. Беренчедән, ул гомумтөрки “йаш” сүзенең «яшел, сутлы» мәгънәләренә дә игътибар итә һәм аның борынгы гомумтөрки “йалъ” сүзеннән булуын күрсәтә, ягъни, «яз, җәй, ел» мәгънәсендә.
Галим болай дип яза: «Бу сүзнең (йаш-йал) төптә «үлән» дигән мәгънәдә булуы.. күпсанлы изосемантик аналоглар ярдәмендә раслана. Күрәсең, борынгы төркиләрнең яшәү урыннарында яшь үлән.. елның билгеле бер чорында гына.. мул булган».
Икенчедән, Р.Әхмәтьянов «күз яше» мәгънәсендәге яшь сүзенең һәр төрки телдә «молодой» мәгънәсендәге “яшь” сүзенә омоним булып килүен искәртә. Хәтта чуваш телендә дә “җул” – «ел, яшь» һәм «күз яше» мәгънәләрендә йөри икән. Габдулла Тукайның иҗатына әйләнеп кайтсак, “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты” әсәрендә ул болай дип язган: “Тәңре! Чигерче яшемне, синнән сорыйм; Теләгемне синнән сорамый кемнән сорыйм”.
“Яшәрү” сүзе - «яшел төскә керү, яшелләнү» һәм «яшьрәк булып китү» мәгънәләренә ия. Шул ук вакытта татар теле диалектында “яшәрү” сүзе - «яшьләнү, күзгә яшь тулу» мәгънәсендә дә очрый.
“Яшәртү” сүзенең дә төп ике мәгънәсе бар. Беренчесе - яшь итү, яшь кешегә әверелдерү, яшь дип санау. Һәм икенче мәгънәсе - яшелләндерү. Р.Әхмәтьянов, “йаш-йал” сүзенең мәгънәләрен.. рус теле белән чагыштырып, кызыклы параллельләрне дә күрсәтеп уза: лето (җәй), ему пять лет (аңа биш яшь), пять лет (биш ел).
Яшь тутыру – туган көнне уздыру дигән мәгънәгә ия. Ислам әдәбиятында, мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәр «Мәңге яшь» кушаматы белән билгеле.
Мең яшәр имән - мең яшьлек имән дигән сүз. Мең яшә - мең яшькә кадәр яшә, мәңге яшә. Түбәндәге әйтемдә дә "яшәр" сүзенә шул ук мәгънә салынган: «Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер». «Инкыйразга - йөз ел» дигәндә, без мәңгелек Г.Исхакый әсәренең яшен күрсәтәбез.
Яшьлек — кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл һәм шул ук вакытта иң җаваплы бер чоры. Бер яктан яшьлекне сандугачлы бакчалары, ал таңнары белән җиңел бәхет үзенә тартып, кызыктырып тора. Ә икенче якта — авыр юллар романтикасы, кырыс тормыш реализмы. Яшьлек сүзе белән бик тыгыз бәйләнештә торучы гүзәл хис бар. Ул — мәхәббәт! Татар халкының күренекле шагыйре Илдар ага Юзеевның кайсы гына шигырен алып карасак та, аннан яшьлек исе, мәхәббәт, яз исе бөркелә. И. Юзеев олы поэзиягә яшьлекнең күркәм сыйфатларын, матур бүгенгесен һәм тагы да гүзәлрәк киләчәген романтик биеклеккә күтәреп җырлаган әсәрләре белән керә.
Һади Такташ та “Мәхәббәт тәүбәсе” шигырендә яшьлекнең матур мизгелләрен тасвирлый: “Яшьлек, Гомрең кыска синең, Шундый кыска булып тоела, Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела...”