Полиглот - Яшел

preview_player
Показать описание
Яшел - гомумтөрки сүз, спектарда сары белән күк арасында урнашкан төсне белдерә. Борынгы төркиләрдә ул яшел төсне генә түгел, күк төсне дә белдергән. Спектраль төсләрне аеру.. кеше күзенең соңрак ирешкән сәләте булса кирәк. Моңа мисаллар әсәрләрдә дә очрый.

Яшел сүзенең этимологиясен "яшь" сүзе белән бәйлиләр. Гомумән, яшеллек.. тормыш-тереклек төсе буларак.. кызыл төс белән Бер дәрәҗәдә йөри дияргә мөмкин. Яшькелт төсләр күңелдә иминлек тойгысы барлыкка китерә. Җәннәт мендәрләре дә яшел төстә, имеш.

Чыннан да, Ислам күпчелек очракларда яшел төс белән тасвирлана. Бу — яз, табигать яңарышы, азатлык, шатлык, җәннәт төсе. Яшел төс - шулай ук үлемсезлек символы да әле, шуңа да аны оҗмах төсе дип тә атыйлар. Яшел - табигатьнең тереклек төсе. Ул Пәйгамбәребезнең дә яраткан төсе. Бу изге төс кеше гомеренең дәвамлы булып, табигать белән берлектә яшәвен күрсәтә, ә ул инде.. исламның иң төп кыйммәтләренең берсе булып санала.

Яшел төс - җәннәт әһелләренең киемнәре төсе. «Әл-Инсан» сүрәсендә мондый сүзләр бар: «Аларның өсләрендә калын һәм нечкә яшел ефәк киемнәрдер. Алар көмеш беләзекләр белән зиннәтләнерләр, Раббылары аларга пакь, татлы эчемлекләр эчертер».

Җәннәт үзенчәлекләре хакында түбәндәге аять тә бар: «Ул бакчалардагы мөэминнәр яшел түшәкләргә, вә гаҗәп матур паласларга таянучылардыр»

Шулай итеп, яшел төс мөселманнарның аңында оҗмах матурлыгы белән тиңләнә. Шуңа күрә дә бик күпләрнең яраткан төсе ул. Тарихтан билгеле булганча, Пәйгамбәребезнең армиясе яшел, кара һәм ак әләмнәр астында сугышкан. Ислам барлыкка килгән комлы илдә.. яшел табигать сирәк урында. Димәк, яшел төс — бик кадерле нәрсә.

Ислам Идел һәм Урал буена таралгач, руханыйларның киемнәрендә яшел төс өстенлек алган. Бу төс мәчетләрне бизәгәндә, дини китаплардагы орнаментларда, мөселман илләренең әләмнәрендә кулланыла.

Яшел төс Татарстан байрагында да бар. Шагыйрь Хәсән Туфанның соңгы еллардагы язмалары яшел кара белән язылган. Яшел тавыш дип колакка ятышсыз чәрелдек тавышны әйтәләр. Техникада һәм сәнәгатьтә яшел төс иминлекне белдерә.

Язучы Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрендә бик күп төрле сүрәтләү чаралары куллана. “Төсле” символика Әпсәләмов иҗатында кызыклы һәм үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Яшел төс - аның өчен уңай сыйфат, ягъни яхшылыкны белдерә. Язучы әсәрләрендә бу төсне Язгы табигать яңарышы, өметле мул уңыш, яңа гына шытып чыккан үсемлек мәгънәләрендә куллана. Әсәрләренең берсеннән мисал да китерик: Юлның бер ягында кара ефәк кебек елкылдап яңа сөрелгән сабан басуы, икенче якта – зөбәрҗәт шикелле ямь-яшел уҗым кыры.

Яшел Үзән шәһәренең исемендә дә без “яшел” сүзен ишетәбез. Яшел Үзән, ягъни, икенче төрле итеп әйтсәк – Зелёный Дол. Казан индустриаль төбәгенең икенче үзәге. Аны Татарстанның «Көнбатыш капкасы» дип тә атыйлар. Шәһәрнең тарихы еракларга барып тоташа. Ул Гәр, Кабачищи һәм Паратский авылларын үз эченә ала.

Гәр авылы элек Яшел Үзән дип аталган. Аңа 1820 нче елларда нигез салынган. Авыл исемсез сазлыкка якын, янган урман урынына салына. Яшел Үзән исеме аңа тышкы кыяфәтенә карап бирелә. 1892-1893 нче елларда Казаннан Яшел Үзәнгә тимер юл салына. Станциянең исеме дә авыл исеменнән алына.

1918 нче елның 15 августында Паратск затоны янында яңа шәһәр салу турында карар кабул ителә. Кыенлыкларга карамастан, эшчеләр бистәсе әкренләп үсә, төбәкнең сәнәгать үзәкләренең берсенә әверелә. Яшел Үзән эшчеләр бистәсе 1932 нче елда Яшел Үзән шәһәре дип үзгәртелә.
Чисталыгы һәм яшеллеге белән дан тоткан җирлекнең исеме җисеменә тәңгәл килгән!
Рекомендации по теме