32 Эш артында эш бар

preview_player
Показать описание
Дөньяда кешегә бер канәгатълек биргән нәрсә – күңеленә яткан эш. Андый чакта синең кулың уйнап, йөрәгең җырлап тора. Фәкатъ шундый эшләр күңелне бөтенәйтә, дөньяны ямьли, яшәүне матурлый.
«Эштәге борчуларны бусага артында калдырып керәм», диючеләргә дә ышанмыйм. Алай була алмый ул!» (Мөслимә Латыйпова)
«Эшмәкәрлек – ул җан чакыруы, җан авазы, ул кешенең канында, ул аның яшәү рәвеше, димме. Безнең эштә партнерыңны бер генә мәртәбә алдарга була. Ышаныч югалткан, акча артыннан гына куган эшмәкәр үзеннән-үзе төшеп кала.» (Хәйдәр Хәлиуллин)
«Кешегә хезмәте бәхет өсти икән, димәк, ул үзенең кирәклеген тоя, димәк, аның гомере заяга үтми!» (Эльмира Хәбибуллина)
«Беренче башлангычлар хәзер үземә дә әкият кебек. Тик һәрвакытта да нәрсәдән башлаганыңны онытмаска кирәк. Шулай иткәндә шөкерлек килә, әйбернең кадере арта. Һәм булган бар байлыгың белән саубуллашырга да һәрчак әзер булырга кирәк.» (Альмира Борханова)
Җанынны һич җәлләмичә
Җик син хезмәт итәргә.
Өйрәнсен ул һәр куелган
Максатыңны үтәргә.
************************************************************************

Материаллар:
Нәкый Исәнбәт «Абруй-авторитет казану», «Эшнең күләме, сан һәм сыйфаты», «Ният» – «Татар халык мәкальләре» җыентыгы, III том

Хәй Вахит, Суфиян Поварисов, Әхсән Баянның фәһемле фикерләре – «Дөньяда сүзем калыр» җыентыгы
Мөхәммәт Галләм «Мөкатдәс әманәтләр» җыентыгы
Гайса Хөсәенов «Шулай түгнлме?», «Куен дәфтәреннән», «Кайда ничек?» – «Таштагы язулар» җыентыгы
Гөлнур Сафиуллина «Өмет тукталышы» – «Сөембикә» журналы, 2010, № 6
Раилә Хәялиева «Ефәк әкият» – «Сөембикә» журналы, 2012, № 12
Мәдинә Авзалова «Эшмәкәр булу җиңелме?» – «Сөембикә» журналы, 2009, № 9
«Түрәңне күзләреннән танып бел» – «Өмет» гәзите, 2002, № 19
«Игътибар үзәгендә булмагыз» – «Татарстан яшьләре» гәзите
Владимир Васильевич Жикаренцев «Эш» – «Иреккә юл» җыентыгы
Шигырь:
Әсхәр Кәшфуллин «Җаның белмәсен ялны»
Җырлар һәм аларны башкаручылар:
«Күңел байлыклары»
«Изгелекләр эшләп кал» Гөлназ Сираева
«Ходай биргәненә канәгать» Раяз Фасыйхов
«Яшәү мәгънәсе» Булат Нигъмәтуллин
«Яңа көнгә» Айдар Галимов

Фон: BLONKER-FANTASIA
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Залия Ханым тормыш иткач кенда эш эш юк дип айтучеларне анламыйм матур хикаягез Рахмат унышлар

МангимаМугизовна-иб