Салават Фатхетдинов - Яшәгән кадәр яшәмәс

preview_player
Показать описание
Салават Фатхетдинов 28 сезон

Текст

Картлык та бит , яшьлек сыман
Бу җирдә кунак кына .
Кемгәдер килеп тә тормый ,
Кул болгый тыйнак кына .

Яшәгән кадәр яшәмәс ,
Якты җир йөзләрендә .
Ялгыз калмасын әниләр
Чал гомер көзләрендә .

Яшәгән кадәр яшәмәс —-
Онытмагыз шул хакта !!!
Бер киткәч кайтарып булмый ,
Кадерлик исән чакта !!!

Тәгәри гомер көзләре —-
Алда ни көтә икән ?
Кемнәрнедер пар канатлар ,
Кемнедер ялгыз җилкән .

Бәхет өчен күп кирәкми —
Бер җылы сүзең җитә .
Җан биргәндә — бер тамчы су ,
Догасын өмет итә .

Яшәгән кадәр яшәмәс —-
Онытмагыз шул хакта !!!
Бер киткәч кайтарып булмый ,
Кадерлик исән чакта !!!
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Бик монлы, матур жыр!! Салаватнын бетен жырлары матур! Салават исан бул, бахетле бул, балаларыннын рахатен курерга яссын бер Аллам!! Амин! Куедадан сина бик щур салам!! Яратабыз сине!!

oqtuzdv
Автор

ТЮРК МИЛЛАТЛАРИН САНДУГАЧЫ САЛАВАТ ЗАКИЕВИЧ, ХРАНИ ТЕБЯ И ТВОИХ БЛИЗКИХ ВСЕВЫШНЫЙ АЛЛАХ ☪️, АМИНЬ ☪️

ЛевЛев-ьв