Салават Фатхетдинов - Сөләйман балдагы

preview_player
Показать описание
Салават Фатхетдинов 14 сезон

Текст

Бар да үтә дип язылган
Сөләйман балдагына.
Каршыңа килгән бәхетне
Күрмичә калма гына.

Эх, Сөләйман балдагы.
Бәхетемне көтәрлек тә
Сабырлыгым калмады.

Бар да үтә дип язылган
Сөләйман балдагына.
Шатлыклар да, кайгылар да
Тик вакытлыча гына

Эх, Сөләйман балдагы.
Үтмәс дигән чакларым да
Үтми кала алмады.

Ни язылса да ышанмыйм,
Сөләйман балдагына.
Белсә дә белә аладыр
Бары тик Алла гына.

Эх, Сөләйман балдагы.
Вәгъдәләрең кай дөньяда:
Монсындамы, андамы?
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Беренче куплетны ерлаучы да бигерәк матур тавышлы, оста, маладис!!!

yavashfeis