Фиксиләр - Антенна (Фиксики - Антенна)

preview_player
Показать описание
Чудаков лаборатория түбәсендә урнашкан параболик антеннаның электрон блогын җыя. Антенна ярдәмендә ул чит планета вәкилләре белән элемтә урнаштырырга җыена. Фиксиләр янәшәсендә сораулар биреп маташкан арада, Игрек белән Шпуля блок эченә керә. Чудаков капкачын ябып, антеннаны түбәгә күтәреп куя да галәмнән сигналлар көтә башлый. Игрек белән Шпуля Морзе әлифбасы ярдәмендә SOS сигналын җибәрергә булалар. Чудаков акыллы затларны таптым дип шатлана. Ул бу турыда иптәшләре югалуына борчыла башлаган фиксиләргә хәбәр итә. Ахыр чиктә, фиксиләр сигналны "үзләрнеке" биреп ятканны аңлый, блокны ачып дусларын коткара. Чудаковның күңеле төшә, чөнки ул акыллы затларны табарга өметләнгән иде. Аның каравы ике акылсыз зат табылды, дип аны юаталар! Балалар антеннаның төзелеше һәм кешеләрнең бүтән акыллы затларны эзләнүләре турында беләчәкләр.
Рекомендации по теме