Фиксиләр - Граммофон (Фиксики - Граммофон)

preview_player
Показать описание
ДимДимыч фиксиләр белән бергә Шөрепчек турында җыр яздырылган борынгы тәлинкә таба. Фиксиләрнең бу җырны бик ишетәселәре килә: чөнки шөрепчекләр турында булгач, димәк ул фиксиләр турында дияргә була. Дәүәтипус моның өчен ДимДимычның әтисенең бүлмәсендә торган граммофонны кулланырга киңәш итә. Фиксиләр яңа энә очлап бирә, ДимДимыч граммофонны эшләтеп җибәрә. Граммофонның зур торбасыннан тавыш яңгырый. Шөрепчек турында шаян җыр барысына да бик охшый. Тамашачылар граммофонның ясалышы, аның электрдан башка эшләве белән танышыр. Шуны да аңлар, һәрбер өлкән кеше кырыс булып күренсә дә, күңеле белән шаярырга, шатланырга яраткан бала булырга мөмкин.
Рекомендации по теме