'Бәхет бит ул-бер-береңне сөеп, Ике йөрәк бергә типкәндә' - Әнвәр Нургалиев. Видео Нусратуллина Ф.Г.

preview_player
Показать описание
Әнвәр Нургалиев -«Гомерлек ярым бул»
Очраттым да сине юлларымда
Гашыйк иттең мине үзеңә.
Шул минуттан нидер булды миңа
Уйларымда бары син генә.
Кирәк түгел миңа ярты бәхет
Һәм узгынчы хисләр ташкыны.
Гомер буе сөясемне белеп
Сиңа таба йөрәк ашкынды.
Кушымта:(2 тапкыр)
Бәхет бит ул-бер-береңне сөеп
Ике йөрәк бергә типкәндә.
Безгә насыйп булган тормыш юлларыннан
Икәү җитәкләшеп үткәндә.
Язмышыма тигән бүләгем син
Кабул итче минем сөюне.
Гомерлеккә минем ярым булып
Бәхетле ит мине, үзеңне.
Кушымта:(4 тапкыр)
Бәхет бит ул-бер-береңне сөеп
Ике йөрәк бергә типкәндә.
Безгә насыйп булган тормыш юлларыннан
Икәү җитәкләшеп үткәндә.
Безгә насыйп булган тормыш юлларыннан
Икәү җитәкләшеп үткәндә.
Икәү җитәкләшеп үткәндә!
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Амин, шулай булсын.Бик үрнәкле, матур, пар күгәрченнәр кебек гөрләп дус туганнарыгызны сөендереп озааак тигез гомер итегез.Амин!!!

УлъфатАхяров