Очрашу - Ильнар Шарафутдинов (Махсус Шаян ТВ өчен)

preview_player
Показать описание
"Очрашу" Ильнар Шарафутдинов
Җырлы Селфи тапшыруында кушылып бергә минем белән шушы җырны җырлый аласыз!

Кушылыгыз:

Минем башкаруда башка җырлар:
Салават Фатхетдинов "Уфтанма"

"Очрашу"
Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем
Мин сезгә иң матур җыр әзләдем.
Ул җырны таптым туган илемдә
Моңлы көй оттым тургай теленнән.

Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына
Яшик бу дөнъяда сайрап кына.

Килдем сезгә идел-диңгез кичеп,
Сезне сагнып, канатланып очып.
Кош канатлары түгел иңемдә
Җыр канатлары минем күңелдә.

Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына
Яшик бу дөнъяда сайрап кына.

#ИльнарШарафутдинов #Очрашу #ШаянТВ
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

"Голос"-ка барсаң бик дерес булыр иде.

nailsuleymanov
welcome to shbcf.ru