filmov
tv
Туган тел - 18нче тапшыру, 13.05.2023

Показать описание
Гаяз Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин хәзрәт тирә-юньдә танылган дин эшлеклесе, әнисе Камәрия абыстай шулай ук рухани гаиләдән чыккан, затлы нәселле ханым була. Мөхәммәтгаяз әти-әнисе өчен аеруча да көтеп алынган, кадерле бала була. 5 яшеннән укырга-язарга өйрәнә, татар, гарәп, фарсы телендәге китапларны укый. Башлангыч белемне туган авылы Яуширмәдә ала, ә инде 12 яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр.
Тумыштан сәләтле, максатка омтылучан, зур ихтыяр көченә ия булган егетне бу уку йорты гына канәгатьләндерә алмый, әлбәттә. 3 ел укыганнан соң, 1893 елда Мөхәммәтгаяз әтисе рөхсәте белән аны ташлап китә һәм, Казанга килеп, Күлбуе мәдрәсәсенә урнаша. Бу мәдрәсәдә Мөхәммәтгаяз иң алдынгы шәкертләрнең берсе санала.
1898 елның көзеннән 1902 елга кадәр Мөхәммәтгаяз Казандагы укытучылар мәктәбендә укый. Бу уку йорты яшь Исхакыйны бөтенләй яңа бер дөньяга алып керә, аның мәдәни һәм сәяси карашларына көчле йогынты ясый, интеллекты формалашуда гаять зур роль уйный. Табигать һәм гуманитар фәннәрне ныклап үзләштерүдән тыш ул рус, Европа әдәбиятын өйрәнә, сәясәт, фәлсәфә өлкәсенә караган китапларны күп укый.
Булачак әдип М.Горький әсәрләрен даими укып бара. Нәкъ укытучылар мәктәбендә укыганда ул русчадан татарчага әдәби тәрҗемә иҗатын башлап җибәрә. Аның тәрҗемәсендә Александр Пушкинның «Капитан кызы», Николай Гогольнең «Борынгы алпавытлар» повестьлары гасыр башында басылып чыга.
1905 елда революция ташкыннары Казанга да килеп җитә. Аның вакыйгаларында актив катнашкан Г.Исхакый жандармерия күзәтүе астына эләгә. Шул чакта әдипнең журналистлык эшчәнлеге башлана. 1905 елның көзендә аны “Казан мөхбире” газетасына эшкә чакыралар. Бу бик кызыклы тәкъдим булса да, Исхакый үз газетасын булдыруны кирәк саный. Шулай итеп, 1906 елның 18 маеннан «Таң йолдызы» газетасы чыга башлый. Гаяз Исхакый аның фактик мөхәррире, идеологы, юнәлеш бирүчесе була.