Идрис Газиев

preview_player
Показать описание
Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиевның Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең исемлегендә булуы Башкортстан татарлары өчен аеруча сөенечле хәбәр булды. Ул бу исемгә татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен тәкъдим ителде. Премия лауреатлары 26 апрельдә-Габдулла Тукайның туган көнендә игълан ителәчәк. Түбәндәге видеода "Ихлас" мәһәлләсенең мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов та бу сөенечле хәбәр белән уртаклаша һәм игътибарыгызга Идрис Газиев башкаруында җыр тәкъдим итә.
Рекомендации по теме