filmov
tv
Фиксиләр - Детальлэр тупланмасы (Конструктор - Фиксики)

Показать описание
Симка белән Нолик ДимДимычның магнит конструкторыннан җыйган кирмәнен күрә. Симка тылсымлы патша кызы булырга карар итә. Нолик чын рыцарь буларак аны хыялый аҗдаһадан коткарырга тиеш. Ул кылыч артыннан һәм киемен алыштырырга дип китә. Кире килсә, ни күрә: кирмән юк, патша кызы шул ук конструктордан ясалган галәмәт зур робот кулында. Мондый роботка рыцарь куркыныч түгел! Нолик кабат киемен алыштырырга йөгереп китә. Ут киткән саен конструктордан ясалган модель ДимДимыч кулында үзгәреп тора: я узышу машинасына, я галәм корабына, я тылсымлы шарга әйләнә. Нолик һич берничек тә сеңелен-патша кызын азат итә алмый. Ниһаять, уен беразга туктый, һәм ДимДимыч бер минутка бүлмәдән чыга. Симка тылсымлы шар эчендә моңсуланып утыра. Кинәт эт Кусачка өреп килеп керә. Симкага куркыныч яный! Нолик йөгереп килеп батырларча сеңлесенә ярдәмгә ташлана. ДимДимыч кире килә дә этне куып чыгара, ә Симка, энесенең кыюлыгы белән сокланып, аны рыцарьга багышлый. Балалар конструкторның төрләре һәм аларның мөмкинлекләре белән танышыр.