Туган тел - 9нчы тапшыру, 02.03.2024

preview_player
Показать описание
Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә дөньяга килә. Сабый вакыты әнисенең туган ягы Арча районы Түбән Масра авылында әби-бабалары тәрбиясендә уза. Алты яшьләренә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый. Аннары, Казанга кайтып, башта «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә укый. Соңрак, укуын шул заманның иң алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә дәвам иттерә. Бер үк вакытта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе янындагы өч сыйныфлы русча мәктәптә дә башлангыч белем ала.

Мәдрәсәдә укыган елларында яшь Галиәсгар әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: рус театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган төрекчә, русча китапларны мавыгып укый. Көннәрдән-бер көнне, ниһаять, үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда «Бәхетсез егет» дип исемләнгән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, “Өч бәдбәхет” дип аталган икенче әсәре дә языла. Бер үк вакытта яшь автор шигырьләр, хикәяләр иҗат итә, тәрҗемә өлкәсендә дә эшчәнлек алып бара.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, Камал халык арасында аң-белем, мәгърифәт тарату эшенә керешә. Шул максат белән 1901елда «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастырып шуны сату эшен оештыра. 1905 елларга кадәр әлеге эш белән үзе җитәкчелек итә. Бу елларда ул берничә тапкыр Төркиягә сәяхәт кыла. Һәр барган саен, Казанда сату өчен, күпләп төрекчә китаплар алып кайта.

1905 елның октябреннән әдип Казанда чыга башлаган беренче татар газетасы «Казан мөхбире»ндә эшли башлый. Алга таба 1906 елның февралендә, милли-демократик юнәлештәге «Азат» газетасына күчә, аның фактик мөхәррире була. Шул ук елның июнендә әлеге газетаның исеме «Азат алык» дип үзгәртелә һәм ул тулысынча Галиәсгар Камал мөхәррирлегендә чыга башлый.

Ләкин «Азат халык»ның да гомере озын булмый: унбиш саны чыккач, милли һәм социалистик эчтәлектәге мәкаләләр бастырганы өчен, газетаны ябып куялар. Тик Галиәсгар Камал нәшрият эшчәнлеген туктатмый, «Йолдыз» газетасына эшкә килә, анда 1917 елның октябренә кадәр эшли. Параллель рәвештә, 1908-1909 елларда Габдулла Тукай белән бергә милли-демократик эчтәлектәге «Яшен» журналын чыгара.
Рекомендации по теме
welcome to shbcf.ru