filmov
tv
Туган тел - 23нче тапшыру, 17.06.2023

Показать описание
Сабантуй – халкыбызның иҗат хәзинәсе! Ул татарларның рухи байлыгын, тапкырлыгын, күп гасырлы тарихын гәүләндерә. Халыкның хезмәт сөючәнлеген, бүгегесен һәм киләчәген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә хөрмәтен чагылдыра.
Бәйрәмнең тарихына күз салыйк. Европа һәм Азия халыкларының күбесендә, яз башына, игенчелек, җир уңдырышлыгына бәйле бәйрәмнәр элек-электән үткәрелеп килгән. Шулар арасыннан Сабантуй бәйрәме катлаулы озын-озак юл үткән.
Аның кайчаннан үткәрелә башлавы төгәл генә билгеле дә түгел. Язма чыганаклар да юк диярлек. Шулай да тәңречелек белән яшәгән төркиләрнең яз җитеп, табигать яңарганда корбан бирү йоласы һәм бу йола кысаларында ат чабышлары, кылычлар белән ярышлар, җырлы-биюле уеннар, бәйгеләр үткәрелүе турында язма мәгълүматлар саклана. Татарстанның Әлки районы Иске Салман авылында табылган ташъязмалардагы «Мәйданда көрәшүчеләргә бүләк» дип язылган сүзләр дә болгар бабаларыбызның Сабантуй бәйрәмен үткәрүләрен раслый.
Тәңречелекне өйрәнүче галимнәр Сабантуй бәйрәмен күчмә тормышлы төрки бабаларыбызның Бөек Тәңрегә корбан бирү бәйрәменә бәйләп өйрәнәләр. Әлеге бәйрәм, көн белән төннең тигезләшкән чорын узып, кояшның иң биек ноктасына күтәрелеп килгән көннәрдә, тау башына менеп үткәрелгән. Соңрак бу таулар татар халкы хәтеренә «Сабантуй тавы» дип кереп калган. Биш көнгә сузылган әлеге бәйрәмдә ыру ирләре корбан тавына менеп корбан чалганнар, ә хатын-кызлар, бала-чага, үсмерләр, тау астында мәйдан ясап, ирләрне көткәннәр. Корбан йоласы башкарылганнан соң мәйданда бәйгеләр башланган.