Салават Фатхетдинов - Туган көн

preview_player
Показать описание
Салават Фатхетдинов 10 сезон

Текст

Күңелемдәге теләкләрне гөлләргә үреп киләм.
Гөлгә күмеп, бүген сине кадерлем минем диям.
Туган көнең белән котлыйм, җырлар язам бүләккә.
Син гүзәлем, гүзәлкәем, матур бүген бигрәк тә.

Кушымта:

Бәхетле бул, кайгы күрмә,
Сагышларга уралма!
Туган көнең якты булсын,
Караңгыда югалма!

Карама агым суларга яшьлегеңне кызганып.
Утырма туган көнеңдә, яшьләреңә чыланып.
Иссен җилләр, назлап сине, баш исеннәр каеннар.
Сайлар кошлар каен саен син дә йыла сайрап ла.

Кушымта.

Көзләр кебек сарыланма, кышлар кебек агарма
Җәйләр кебек ягымлы бул, өмет багла язларга.
Килер бәхет бик көттереп, шатлыгың да күп булыр.
Газиз әнкәң бүләк иткән иң зур бүләк шул булыр!
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Замечательная по смыслу, с красивым звучанием, и добрыми пожеланиями песня.💖🌞👍 Её хочется слушать постоянно - она не надоедает. И одна из любимейших песен моей мамы: она, когда слышала её, буквально расцветала 🌹🌹🌹 СПАСИБО ОГРОМНОЕ ВАМ, САЛАВАТ, за творчество и талант, и за прекрасное исполнение красивых песен❤❤❤

feruzaxalulniva
Автор

Спасибо за эти видео Вам!
Приятно вспомнить старые песни!

Добавьте, пожалуйста, если есть, песню «Сагынам авыламны» в хорошем качестве.
Бик зур ряхмят

MiSha-vuef