'Кеше приюты'нда кемнәр яши?

preview_player
Показать описание
Казанның Борһан Шаһиди урамында урнашкан «Кеше приюты» турында ишеткәнегез бардыр. Авыр хәлдә калган һәркемгә монда ярдәм күрсәтелә. Йортсыз, мохтаҗларга көненә ике мәртәбә кайнар аш таратыла, торыр урын бирелә, сезонга карап кием өләшенә, хәтта эш тә табыла.

Тик изге эшне берүзең генә башкарып булмый – бердәмлек кирәк. Приютка һәрдаим меценатлар, гади кешеләр ярдәм күрсәтеп тора.

«Шәһри Казан» редакциясе Өлкәннәр көне уңаеннан, приют белән бергә хәйрия акциясе башлап җибәрә.

👉 Үзегезнең кирәкмәгән яхшы хәлдәге кием-салымнарыгызны, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яракларын Казан шәһәре, Борһан Шаһиди урамы, 26 йорт адресы буенча китерә аласыз.

Яки «Шәһри Казан» редакциясенә (Декабристлар урамы 2нче йорт) алып килә аласыз. Әйберләрегез күп булып, үзегезнең китерү мөмкинлеге юк икән, безнең белән элемтәгә керегез (8(843) 222-05-41 номеры буенча), үзебез килеп алабыз. Акция октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.

Приют турында тулырак – шушы видеода. Әйдәгез, изге эшкә кушылыйк!
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Нинди зур саваплы эш эшлилэр. Зур рэхмэт барлык катнашы булган кешелэргэ хэм ярдэм итуче эшмэкэрлэргэ.

АлабугаДан