filmov
tv
XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кунаклары
Показать описание
4-6 нчы март көннәрендә Казанда XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. 6 март делегатлар Кукмара районында булдылар. Көн дәвамында алар биредәге татар авылларының комплекслы үсеше белән таныштылар һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадылар.
Делегатлар берничә юнәлешкә бүленеп райондагы авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек, фермерлык хуҗалыклары, эшмәкәрлек барышы белән таныштылар.
Россия төбәкләреннән килгән эшмәкәрләрнең бер төркеме Зур Сәрдек авылында булды. Биредә аларны авыл тарихы белән таныштырдылар. Авылның киләчәге – ул яшьләр. Кунакларга биредәге гимназия һәм андагы белем бирү системасы турында сөйләделәр. Уку йортында төрле түгәрәкләр эшләп килә. Робототехника өлкәсендәге эшчәнлек тә җәелдерелә.
Моңа мисал итеп, 3D ярдәмендә ясалган “милли үрнәк” төрләре һәм башка төрле эшләнмәләр күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.