filmov
tv
Туган тел - 19нчы тапшыру, 20.05.2023

Показать описание
Тапшыруны яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның “Халык әдәбияты” лециясеннән өзек белән башлыйсы килә. “Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Халык җырлары — безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу — кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Алар һаман да халык күңелендә, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле. Белергә кирәк ки, халык җырлары — халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер. Ул җырлар безнең киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр. Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!”
Тукай чыннан, мәдәниятнең әдәбиятның халыкка йогынтысын бик төгәл тойган. Чөнки мәдәният – ул халыкның җаны, зәвыгы, күңел көзгесе. Ул тормышка ямь һәм мәгънә өсти, матурлыкка хезмәт итә, күңелне савыктыра. Гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне киләчәк буынга тапшыруда да мәдәниятнең өлеше әйтеп бетергесез зур. Юкка гына “Мәдәниятсез халыкның үткәне дә, бүгенгесе дә, киләчәге дә юк”, - дип әйтмәгәннәрдер.
Мәдәниятнең аерылгысыз өлеше, алай гына да түгел, аның башлангычы фолькло́рга барып тоташа. Фольклор - халык хикмәте, акылы, теге яки бу милләтнең сүз сәнгате, тел иҗаты. Ул халыкның тормышын, карашын, идеалларын чагылдыра. Термин XIX гасырда барлыкка килгән, татар дөньясында аны XX гасырда ук куллана башлаганнар. Фольклор телдән иҗат ителүе һәм телдән-телгә күчеп яшәве белән үзенчәлекле.
Фольклор күп гасырлык тарихи тәҗрибәне, халыкның дөньяга карашын, тарихи үсешен чагылдыра. Шул ук вакытта ул, аерым халыкның, аерым төбәкнең авыз иҗаты буларак, берничә функция башкара: халыкның эстетик һәм этик нормаларын саклый, халык характерындагы иң яхшы милли сыйфатларны пропагандалый, милли үзаңны үстерә.
Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу җәүһәрләр - әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Үзенең мәдәнияте аша халык элек-электән үк кешеләрдә, бигрәк тә, яшь буында, туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итәгать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килә. Мәдәнитяне тулы нигез белән халыкның әдәп-әхлак кодексы, җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белергә өйрәтүче язылмаган кануннар дип бәяләргә мөмкин.