'Кугәрчен белән сандугач'

preview_player
Показать описание
"Кугәрчен белән сандугач"
Флёра Шарипова hәм Киям Курмакаев сузләре.
Флёра Шарипова көе.
Поет Алсу Абульханова

Текст песни
1. Олыгайган   саен,   сагыш
Били   икән   күңелне.
Үз   телеңдә   аралашу  –
Үзе   бәхет   түгелме?
Тормыш   матур,   парым   алтын,
Ник   түгелә   яшьләрем?.
Чит    җирләрдә   чит   милләтне
Парым   итеп   яшәдем.

Кушымта:
Күгәрчен   белән   сандугач
Икәү   бергә   тормыйлар:
Бер   агачка   кунсалар   да,
Бергә   оя   кормыйлар.
Киңәш   итеп   әйтәм   сезгә,
Минем   сүзне   тыңлагыз:
Үз   милләттән   пар   сайлагыз,
Киләчәкне   уйлагыз!
2.
Ни   кызыгы,   хәләл   парың
Аһ-зарыңны   бүлмәсә?
Балаларың –оныкларың
Үз   телеңне   белмәсә?
Әйтелмичә    сүнеп   кала
Телләремдә   сүзләрем.
Гомер   буе   аралашыр
Дусларымны   эзләдем.
3
Олыгайган   саен,   сагыш
Өзә   икән   бәгырьне.
Үз   телдәшең,   милләттәшең
Була   икән    кадерле...
Чит-ят җирдә   чит   телләрдә
Аралашу  зар   икән:
Үз   телдәшеңне   тап   икән,
Үз   милләтең   пар  икән
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Зур Рахмят! Искренне и откровенно! Проникновенные слова, душевная музыка и прекрасное исполнение!

ГузельКадырова-гю
Автор

Дорес сүзләр, коңел тирәннегеннән чыккан.

rikazglobal