filmov
tv
Ландыш Гарифуллина - Балачагым, сина кайтыр идем!

Показать описание
Бу видео телефонда 2 ел үз чиратын көтте. Ниһаять, ул көн килеп җитте! Шигыре язылды, илһам табылды. #лаеклы_лайк куегыз, ярыймы? Балачагым үземә охшаган, әйеме?😍 ⠀
⠀
Балачагым, сиңа кайтыр идем!..⠀⠀
Белсәң икән, шундый сагындым!⠀⠀
Күге аяз, болытлары серле иде -⠀⠀
Җилләр куып йөргән чагымның.⠀⠀
⠀⠀
Шул болытлар әле дә йөри сыман⠀⠀
Зәңгәр күктә пароходтай йөзеп.⠀⠀
Болыныңда үскән чәчкәләр дә⠀⠀
Саклый сыман балачагым исен.⠀⠀
⠀⠀
Таныш сукмак. Ялан тәпи шуннан⠀⠀
Йөгереп йөргән чаклар әле дә истә.⠀⠀
Балачагым, тик бер генә кайтыйм?⠀⠀
Кабул итче мине тик бер кичкә?⠀⠀
⠀⠀
Әбиемнең тәмле чәен эчеп,⠀⠀
Әкиятен тыңлап килим бер.⠀⠀
Балачакта калган якын дуслар белән⠀⠀
Качыш кына уйнап керим бер?!⠀⠀
⠀⠀
Балачагым! Сиңа кайтуымны⠀⠀
Төштә күрәм инде күптәннән.⠀⠀
Хыялымны ак болытка салып⠀⠀
Кайтыр идем. ⠀⠀
Кайтып булмый, капка бикләнгән.⠀⠀
⠀⠀
Балачагым! Минем өчен хәзер⠀⠀
Син еракта калган бер рәшә. ⠀⠀
Сабыйлыгым көн дә усал тормышның⠀⠀
Чынбарлыгы белән көрәшә!⠀⠀
Л.Т.Гарифуллина⠀
⠀
Балачагым, сиңа кайтыр идем!..⠀⠀
Белсәң икән, шундый сагындым!⠀⠀
Күге аяз, болытлары серле иде -⠀⠀
Җилләр куып йөргән чагымның.⠀⠀
⠀⠀
Шул болытлар әле дә йөри сыман⠀⠀
Зәңгәр күктә пароходтай йөзеп.⠀⠀
Болыныңда үскән чәчкәләр дә⠀⠀
Саклый сыман балачагым исен.⠀⠀
⠀⠀
Таныш сукмак. Ялан тәпи шуннан⠀⠀
Йөгереп йөргән чаклар әле дә истә.⠀⠀
Балачагым, тик бер генә кайтыйм?⠀⠀
Кабул итче мине тик бер кичкә?⠀⠀
⠀⠀
Әбиемнең тәмле чәен эчеп,⠀⠀
Әкиятен тыңлап килим бер.⠀⠀
Балачакта калган якын дуслар белән⠀⠀
Качыш кына уйнап керим бер?!⠀⠀
⠀⠀
Балачагым! Сиңа кайтуымны⠀⠀
Төштә күрәм инде күптәннән.⠀⠀
Хыялымны ак болытка салып⠀⠀
Кайтыр идем. ⠀⠀
Кайтып булмый, капка бикләнгән.⠀⠀
⠀⠀
Балачагым! Минем өчен хәзер⠀⠀
Син еракта калган бер рәшә. ⠀⠀
Сабыйлыгым көн дә усал тормышның⠀⠀
Чынбарлыгы белән көрәшә!⠀⠀
Л.Т.Гарифуллина⠀