Салават Фатхетдинов - Килмә син

preview_player
Показать описание
Салават Фатхетдинов 29 сезон

Текст

Сагындым, кичер инде дип
Кулларымнан аласың.
Телгәлисең дә йөрәкне
Яңадан югаласың.

Килмә син, килмә яңадан
Калдырып китәр булгач.
Ни файда сине көтүдән,
Гомерем ялгыз узгач

Чәчемнән сыйпап юатма,
Кирәкми, елатырсың.
Инде төзәлә башлаган
Ярамны яңартырсың.

Сагындым, кичер инде дип
Кулларымнан аласың.
Телгәлисең дә йөрәкне
Яңадан югаласың.
Рекомендации по теме