filmov
tv
2021 ел азагына якынлаша, димәк, ел нәтиҗәләрен ясарга вакыт

Показать описание
2021 ел азагына якынлаша, димәк, ел нәтиҗәләрен ясарга вакыт:
📌Без 5 премьера күрсәттек: «Ак чәчәкләр кебек...», «Бәхетле көнем», Г.Кариев театрына нигез салучы Ф.Хәбибуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган ретро – концерт, «Cөннәтче бабай», «Камыр батыр»;
📌11 проектны гамәлгә ашырдык: «ASYL» II Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсы, «TAMGA» III режиссерлар лабораториясе, «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, Бер әкият лабораториясе, «Театр: ачыктан – ачык», «Иделкәем & Кариев варислары» фестивале, «Мобиль дәресләр», «Кариев+», «Кариев skills», театраль сәяхәт «Ике Габдулла?», Instagramда онлайн проектлар;
📌5 фестивальдә катнаштык: "Федерация" III Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), IV-нче Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивале, "Идел әкияте" (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксары), Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале.
📌Илсур Казакбаев куелышындагы «Озын-озак балачак» спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең «2020-2021 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» лонг-листына керде.
📌 Санкт-Петербург шәһәрендә узган XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивалендә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен" фестиваль дирекциясенең махсус премиясе лауреаты булды. Шулай ук, Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образлары өчен «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә Эльдар Гатауллин җиңү яулады.
📌 Чуваш дәүләт яшь тамашачы театрында узган режиссер Иосиф Дмитриев (Трер) исемендәге VI Төбәкара милли яшь тамашачы театрларының «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) фестивалендә «Бәхетле көнем» спектакле иң яхшы музыкаль бизәлеш өчен жюриның махсус дипломы белән бүләкләнде.
📌Сез яратып өлгергән «Мио, минем Мио!» «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә Республика «Тантана» театраль премиясенә ия булды. Артистыбыз Булат Гатауллин Казан шәһәре Мэрының махсус бүләгенә лаек дип табылды.
📌 Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» дәүләт медале белән республикабызның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованы бүләкләнде.
📌 Татарстан Республикасы президенты Указы белән театр сәнгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән артистыбыз Нуриәхмәт Сафин бүләкләнде.
Рәхмәт, безнең белән булганыгыз өчен! Якынлашып килүче Яңа ел белән!
#кариевтеатры #театркариева #татарскийтюз #яңа_ел