filmov
tv
Туган тел - 6нчы тапшыру, 10.02.2024

Показать описание
Көрәш - ул милләтебезнең яшәү көчен, батырлыгын, көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарларда көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышудан башланган көрәш традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.
Милләтебезне саклап калуда, аның эчке ныклыгын булдыруда көрәш рухының роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки һәр милләт үзенә генә хас үзенчәлекләре, кабатланмас традицияләре белән көчле була. Бөтен дөньяга танылган үз спорт төребез булу – безне уникаль итә. Көрәшче ирләре булган милләтне сындыру мөмкин түгел!
Көрәш серләре татар егетләренә кечкенәдән сеңдерелә. Гомум белем бирү һәм спорт мәктәпләрендә көрәш секцияләре эшләп килә. Тәҗрибәле тренерлар яшь буынның сәламәтлеген, рухи ныклыгын кечкенәдән кайгырта, аларны чын батырлар итеп үстерә. Татар гаиләсендә туган бер генә малай да көрәш белән кызыксынмыйча калмыйдыр.
Келәмгә чыгып, кулларына сөлге алгач, орчык хәтле генә малайларның күзләре ут чәчә башлый. Нәни генә аяклары кәләмгә ныгытып терәлә, көндәшенә юл куймас өчен ул барлык көчен эшкә җигә... Яшьли бил алышып үскән, көрәш мәйданнарында чыныгу алган малайлар киләчәктә текә үрләрне яулаганда, юлларында киртәләр очратканда авырлыклар алдында сыгылып төшмәс, күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атлар.
Республикабызда көрәшкә, чыннан да, зур игътибар бирелә. Россиянең татарлар яши торган төбәкләрендә дә милли көрәш торган саен ныграк популярлаша бара. Татарстан буенча һәм Россия күләмендә һәрдаим уздырылучы чемпионатлар – моңа дәлил. Ул чемпионатларда йөзләгән, меңләгән көрәшчеләр катнаша, елдан-ел әзерлек арта, ныгый.