'Туган ягым -яшел бишек' - Күкчә авылы.

preview_player
Показать описание
Бүген сүзем – Күкчә авылы хакында. Авыл Тәмтебаш елгасы янында, район үзәге Теләче авылыннан алты гына км ераклыкта урнашкан. XVIII-XIX гасырларда авыл халкының төп шөгеле булып игенчелек, терлек асрау торган булса, хәзерге вакытта алар кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга Стела куелган.
Беренче чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, XX гасыр башында авылда мәчет (1862 елдан) һәм мәдрәсә була. Имам-хатибы Мөхәммәтсафа Хәйбуллин була. 1889 елда аны улы Габделгазиз Мөхәммәтсафин алыштыра. 1935 нче елда мәчет манарасын кисеп төшерәләр. Әлеге бина берничә ел контор хезмәтен үти.Сугыш вакытында кибет тә булып тора. 1998 нче елда Күкчә авылында да яңадан азан тавышы яңгырый. Бу зур изге эшне шушы авылда туып үскән Хәкимов Хәмит Габделхәй улы башкара - мәчетне торгызуда аның ярдәме бик зур була. Авыл халкы бик рәхмәтле аңарга.
Халык санын алу мәгълүматлары буенча, 1908 елда авылда 800 йөздән артык кеше яшәгән. Соңгы елларда авыл халкы саны акрынлап кимеп, бүгенге көндә инде ул 170 кеше генә тәшкил итә.
Рекомендации по теме
join shbcf.ru