Полиглот - Дус

preview_player
Показать описание
Серләребезне тыңлаучы, саклаучы, җанга якын кешеләрне кемдер дус ди, кемдер иптәш, ахирәт, канәт ди. Кайсы сүзне куллансак та, иң мөһиме, һәрберебезнең ышанычлы, якын кешеләре булсын! Бүгенге тапшыруыбызда «дус», «иптәш», «ахирәт», «канәт» сүзләренә күзәтү ясарбыз. «Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!», дип халык та белми әйтмәгәндер.

Якын дустым! сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмӘс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл – дип яза бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Чыннан да, дөрес һәм урынлы киңәш бирүче дустың булу - ул зур бәхет!

Г. Тукай тормыш юлында күп кешеләр белән очраша, аның дуслары да күп була: әйтик, Фатих Әмирхан, Кәбир Бәкер, Галиәсгар Камал һ.б. Ләкин ул аларның берсен дә Хөсәен Ямашевны искә алгандагыдай самимилек һәм йөрәк газабы белән искә алмый: «Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби. Ул иде өстен вә кул житмәс кеше, йолдыз кеби...» Ямашев белән дуслык - Тукайның тормышында һәм иҗатында бик күп нәрсәне билгели.

Дус – фарсы телендә - иптәш, аркадаш, уртак. Суфичылык поэзиясендә Дус - Аллаһу. «Тунның - яңасы, дусның искесе яхшы» - ди халкыбыз. Г.Тукай болай дип язган: Акча барда, бар да дуст шул, бар да яр.

Китап дусты - китап сөюче, ягъни русча книголюб. Көнбатыш телләрендә «библиоман», «библиотаф» дигән сүзләр дә бар. Болары инде авыру дәрәҗәсендә китапка бирелгән кешене белдерә. Хак дусты - Аллаһка якын булган суфи, камил кеше.

«Дус» сүзе иске әдәбиятта «дуст» рәвешендә очрый. Ул төрек телендә дә актив сүз, анда ул «тарафдар» мәгънәсенә ия.

Дуслык турында халык мәкальләренә дә тукталып үтик:
Күңелсез кеше дус тапмас.
Дус дустының этен дә дус күрер.
Дустың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул!
Кеше кеше белән дус булса да, кесә кесә белән дус түгел.
Дус көлгәндә беленми, бөлгәндә беленә.
Яхшы кием — тән зиннәте, яхшы дус — җан зиннәте.

Иптәш сүзенә дә күзәтү ясыйк. Иптәш - кулдаш, аркадаш; дус; партнёр, компаньон, шәрик дигәнне аңлата. Борынгы төркичәдә һәм күп кенә төрки телләрдәге «әп/эп» сүзеннән, «әдәп, юнь, булдыклылык, сәләтлелек, җайлашучанлык, иплелек» мәгънәләренә ия.

Бездәге «ипкә килү» гыйбарәсе дә шул тамырдан. Диалектта һәм гади сөйләмдә - ибдәш, япьтәш, ятеш. Бу сүзләр «булдыклы, сәләтле, уңай» мәгънәсендә. Хәзерге татар телендә “иптәш” сүзенең эчтәлеге киңәйгән. Совет чорында ул аеруча киң таралыш алган.

Сөйләм телендә ир яки хатын үзенең җефете турында «иптәшем» дип әйтә. Монда инде «җөптәш» мәгънәсе төсмерләнә. Җөптәш сүзе русча «напарник / сотоварищ» мәгънәсенә якын.

Гарәп телендә «рәфика» сүзенең «иптәш хатын; кәләш, хатын» мәгънәләренә ия булуын искәртеп китик. Казахларда “иптәш” сүзе - жулдас - юлдаш сүзе белән бирелә. Төрекчәдә - аркадаш, йолдаш. Парлы әйберләрнең сыңарын «иптәше» дип әйтәләр.

Ахирәт сүзе – сөйләм телендә якын дус, соңгы көнгә кадәр дус булучы мәгънәсендә дә йөри. Ахирәт дуслыгы – үлгәч тә, бер-берсенең гөнаһлары өчен җавап тотарга ант иткән кешеләр арасындагы якын мөнәсәбәт. Әлеге сүзне без күбрәк өлкәннәр авызыннан ишетәбез. Хәзерге татар телендә “ахирәт” сүзе, гадәттә, хатын-кызга карата кулланыла, ирләр булганда – ахири. “Ахирәт” сүзенең икенче мәгънәсе дә бар – ислам диненчә: үлгәннән соң булачак теге дөнья.

Канәт - якын дус, җан дус дигәнне аңлата. Канәтем - «яклаучым», «канаты астына алучым» мәгънәсендә. Р. Әхмәтьянов бу сүзне борынгы монгол телендәге «кани», ягъни «хәрби дус» сүзе белән чагыштыра, ләкин гомумаңлаешлы «канат» сүзе белән тәңгәлләштерми. Һади Такташ әсәреннән мисал китерик: Очкын коштай синең туры атың, ...Хыянәтсез дустың, канатың.
Рекомендации по теме