filmov
tv
Туган тел - 42нче тапшыру, 28.10.2023

Показать описание
Татарлар элек-электән белемгә омтылган. Һәр шәһәрдә һәм авылда мәчетләр каршында башлангыч белем бирүче мәктәпләр, урта белем бирүче мәдрәсәләр эшләп килгән. Аларда төп игътибар ислам динен өйрәнүгә бирелгән, тик дөньяви белем дә читләтеп үтелмәгән.
Татар җәмәгатьчелегендә XIX гасыр азагы XX йөз башында белемгә ихтыяҗ шактый арта. 1905 елга бер Казан губернасында гына да мәктәп һәм мәдрәсәләр саны 845 җитә, аларда 54549 укучы белем ала. Алга таба уку йортларының саны артканнан арта гына. Тик соңрак билгеле тарихи фактлар йогынтысында гөрләп эшләп килүче мәдрәсәләрнең күпләп ябылуы күзәтелә.
Ул заманда яңалыкка тирән белем бирүгә омтылган мәдрәсәләрне барлыйк:
Казанның “Мөхәммәдия мәдрәсәсе. Аңа 1882 елда татар дин эшлеклесе Галимҗан Баруди тарафыннан нигез салына. Ул 1918 елга кадәр 36 ел дәвамында җәдиди уку йорты булып эшли.
Мәдрәсәдә XX гасыр башында рус теле, арифметика, матур язу, рәсем, хисап, география, физика, тарих, этика, гигиена, юриспруденция, метрика, риторика, психология, мантыйк, фәлсәфә, педагогика, гарәп теле, фарсы теле һәм башка фәннәр укытыла. Уку йортында рус телен өйрәнүгә гаять нык игътибар бирелә. Шуңа да, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаучылар рус мәдәниятен пропагандалауга зур өлеш керткәннәр, тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнгәннәр.
Гомумән, «Мөхәммәдия»дә укып чыккан шәкертләр мәдрәсәдә алган белемнәрен Себер һәм Урта Азия халыклары арасында таратуда да күп эш башкарганнар, анда да җәдит мәдрәсәләре ачканнар. Алар арасында Хөсәен Ямашев, Мәхмүт Дулат-Али, Камил Якуб, Касыйм Туйбактин кебек милләтебез язмышы өчен көрәшүчеләр дә бар; Миргазиз Укмасый, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Әнәс Камал, Кәрим Тинчурин, Хуҗа Бәдыгый, Фазыл Туйкин, Фәтхи Бурнаш, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Исхак кебек күренекле әдипләр һәм галимнәр дә, Габдрахман һәм Габдулла Камал кебек талантлы артистлар, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши кебек композиторлар, сынлы сәнгать остасы Бакый Урманче һәм башка бик күп шәхесләр бар.

Комментарии