Айдар Сулейманов - Әссәламәгалейкүм! (Ассаламагалейкум!)

preview_player
Показать описание
«Әссәламәгалейкүм!» («Ассаламагалейкум!»)
Муз. Р.Ахияровой, сл. Г.Саде
Исп.: Айдар Сулейманов

VI Фестиваль татарской песни
"YЗГӘРЕШ ҖИЛЕ" ("Ветер перемен")
2021
©
Рекомендации по теме
Комментарии
Автор

Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламәгаләйкүм!

Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сиңа сәлам,
Әссәламәгаләйкүм!

Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк тотып сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!

Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламәгаләйкүм!

Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр көн.
Кояш белән сәлам юллыйм,
Әссәламәгаләйкүм!

teodorkaskiewicz