filmov
tv
Узган атна илебез өчен зур фаҗига белән тәмамланды

Показать описание
Мәскәү өлкәсенең «Крокус Сити Холл»дагы теракт корбаннары истәлегенә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә хәтер мемориаллары оештырылды. Халык һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашып чәчәкләр, уенчыклар, шәмнәр китерде. Якыннарын мәңгелеккә югалтканнарга сабырлык, тән җәрәхәтләре алучыларга тизрәк савыгу һәм шифа теләп республикабызның дини гыйбадәтханәләрендә дога кылына.